16 апрель 2026 материаллары
-
Яңалыклар
Татарстанда өченче атна рәттән бензин кыйммәтләнә
Татарстанда өченче атна рәттән бензин кыйммәтләнә. 7-13 апрель көннәрендә АИ-92, АИ-95 һәм дизель бәяләре артты. Бу хакта Росстат мәгълүматлары сөйли.
-
Яңалыклар
«Больничный» алу кагыйдәләрен һәм шартларын үзгәрткәннәр
Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы «больничный» алуның яңа шартларын һәм кагыйдәләрен раслаган, дип яза «РИА Новости».
-
Яңалыклар
Табибларга эш хакын яңача исәпләргә җыеналар
Россия Хөкүмәтенә, эш бирүчеләр һәм профсоюзлар белән берлектә, сәламәтлек саклау өлкәсе хезмәткәрләренә эш хакын исәпләү системасын яңадан карарга тәкъдим ителгән. Бу хакта «РИА Новости» тиешле документларга таянып яза.
-
МӨҺИМ
Баккан ана: Россиядә няняларны тагын да ешрак эзли башлаганнар
«Бала карар өчен няня эзлибез. Тәртипле, җаваплы, чисталык яратучы, махсус белеме булган ханымнардан шалтырату көтәбез». Игъланнар сайтында мондый тәкъдимнәр бихисап. Узган ел нәтиҗәләре буенча, Россиядә няняларны тагын да ешрак эзли башлаганнар. Хәтта тәкъдимнәр өлгерми дә икән! Үзең эшләргә тиешле иң мөһим эшне ни өчен чит кулларга тапшыра башлаганбыз? Тапкан белән баккан арасын үлчәп карыйбыз.
-
Яңалыклар
Бик күп сервислар VPN куллануны чикли башлаган
Интернетта IT-компанияләр генә түгел, бәлки «ак исемлек»ләргә эләккән зур сервислар (аларга билгеле бер өстенлекләр каралган) да VPN куллануны чикли башлаган. Бу хакта «Известия» яза.
-
Яңалыклар
Татарстан авыл почтальоннарын яклау өчен 55 миллион сум акча юнәлтәчәк
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары нигезендә, республика авыл почта бүлекләре хезмәткәрләренә ярдәм итү өчен 55,3 миллион сум акча юнәлтәчәк.
-
Яңалыклар
Татарстанда бер ир-ат хатынына кызган үтүк белән ташланган: ул суд хөкеме алдына басачак
Әгерҗе районы прокуратурасы биредә яшәүче бер ир-атка карата кузгатылган җинаять эше буенча гаепләүне раслаган. Ул белә торып сәламәтлеккә зыян салуда гаепләнелә. Бу хакта «KazanFirst» Татарстан прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәренә таянып яза.
-
Яңалыклар
Казанда Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган халыкара күргәзмә ачыла
20 апрельдә Татарстан Республикасы Халыклар дуслыгы йортында бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган халыкара күргәзмә тәкъдим ителә. Экспозицияне БДБ рәссамнары һөнәр берлегенең Казан бүлеге әзерләгән, дип хәбәр итә «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Үзәк Банкның төп ставканы күпмегә төшерә алуын әйттеләр
Үзәк Банк апрель аенда төп ставканы 0,5 процентка киметеп, 14,5 процент дәрәҗәсендә калдырырга мөмкин. Бу хакта «Известия» белгечләр фикеренә таянып яза. Ләкин кайбер экспертлар ставканың 15 процент дәрәҗәсендә саклану ихтималын да искәрткән.
-
Яңалыклар
Пилотсыз очкыч һөҗүмендә ике бала һәлак булган
Краснодар краеның Туапсе шәһәрендә пилотсыз очкычларның торак йортларга һөҗүме вакытында 5 һәм 14 яшьлек ике малайның гомере өзелгән. Бу хакта төбәк губернаторы Вениамин Кондратьев хәбәр иткән.
-
Яңалыклар
Республикада күп балалы 277 гаилә җир урынына алмашка акчалата компенсация сайлаган
1 апрельгә булган мәгълүматлар буенча, Татарстанда күп балалы 277 гаилә җир биләмәсе урынына алмашка акчалата компенсация сайлаган. Бу хакта бүген Татарстан Дәүләт Советының 20 нче утырышында ТР Премьер-министры Алексей Песошин әйтте.
-
Рәшит Фәтхрахманов
Сиончыга нәсыйхәт бирмәгез
-
Яңалыклар
Татарстанда түләүле трассада авариядә дүрт кеше һәлак булган
Бүген иртән Татарстанның Кайбыч районында Биризнәк авылыннан ерак түгел коточкыч юл-транспорт һәлакәте булган.
-
Яңалыклар
«Шүрәле» фильмын Мәскәү кинофестивале конкурсында күрсәтәчәкләр
7 майда режиссер Алинә Насыйбуллинаның «Шүрәле» дебют фильмы прокатка чыга, дип хәбәр итә «Вольга» кинопрокат компаниясенә сылтама белән «Татар-информ». Төп рольләрне ул үзе һәм Максим Матвеев башкарган.
-
Яңалыклар
Лотфулла Шәфигуллин парламентның Законлылык һәм хокук тәртибе комитетында эшләячәк
Лотфулла Шәфигуллин Татарстан Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитетында эшләячәк. Бу хакта бүген җиденче чакырылыш Дәүләт Советының 20 нче утырышында билгеле булды.